23 май 2014 яңалыклары
-
Урманны агулыйлар
*Сак булыгыз! Хөрмәтле бөгелмәләр! Майның өченче ункөнлегендә урманнарда ефәк кортын (непарный шелкопряд) биопрепаратлар белән юк итү чарасы күреләчәк. Моңа бәйле рәвештә 2014 елның 15 июненә кадәр гражданнарга урманда озак йөрү, гөмбә, дару үләннәре җыю, урман буйларында көтүләр йөртү чикләнә. "Лениногорск урманчылыгы".
-
Газетабыз – тел сакчысы!
Бу көннәрдә почта бүлекләрендә агымдагы елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Без дә, кадерле милләттәшләрем, үзебезнең "Бөгелмә авазы" газетасына мөмкин кадәр алданрак язылып кую хәстәрен күрсәк, яраткан, безнең проблемалар белән янып-көеп эшләүче газетабыз өйләребезгә берөзлексез килеп торыр.
-
Үзебездән тора
21 май көнне 14 сәгать 13 минутта шәһәребезнең 64 нче янгын сүндерү частенда 2 нче Вагонлы урамның 12 нче йорты януы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына 6 минут үтүгә барып җитәләр. Бу вакытта ут инде йортны чолгап алган була, аның күрше-күләнгә күчү куркынычы да артканнан-арта бара. Күршеләр ярдәме...
-
Иртәгә – соңгы кыңгырау
Шәһәр һәм районыбызның 15 гомуми урта белем бирү мәктәбендә 430 укучы өчен иртәгә соңгы кыңгырау чыңлаячак. 55 укучы алтын медальгә дәгъва итә. Мәктәпне тәмамлаучыларны хакимият вәкилләре тәбрикләячәк. Кич белән 18 сәгатьтә исә балалар паркында алар өчен концерт булачак.
-
Ут-күршеләребездә
Бүген Азнакай шәһәре мәдәният йортында "Көнчыгыш Татарстанда кеше һәм табигать. Азнакай регионы: тарих һәм мәдәният мәсьәләләре" дип аталган халыкара конференция узды. Конференция эшендә чит ил, Россиядән килгән тарих, этнография, культурология, экология, биология һәм башка өлкәләрдә эшләгән галимнәр катнашты. Бөгелмәдән исә әлеге мәртәбәле җыенда тел һәм тарих укытучылары, туган якны өйрәнүче...
-
Ир үстергән ана ул
Рәзинә Исмәгыйль кызы Нуретдиновага шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Олы юбилее белән аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов тәбрик итте, иң җылы теләкләрен ирештерде, бүләкләрен тапшырды. Рәзинә Исмәгыйль кызы гомере буе 2 нче монтажлау идарәсендә эшли, эретеп ябыштыручылар бригадиры була. Шәһәребезнең җәмәгать тормышында да актив катнашып яши, күпсанлы мактау-бүләкләргә...